«Һөнәреңне тап» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен

2020 елның 6 марты, җомга

Бала олы тормышта аңлы рәвештә сайласын өчен, аны максималь һөнәрләр белән таныштырырга кирәк. Шушы максат белән 2020 елның 4 мартында социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече, Потапово-Томбарлы  авылынын бэлигъ булмаган балалары очен һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде, анда балалар күп кенә яңа һөнәрләр белән таныштылар, яхшы танышлары турында да искә төшерделәр.

Уен барышында тубэндэге бурычлар куелды :

1.Һөнәрләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау.

2.Балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү.

3.Һөнәрләргә кызыксыну формалаштыру.

4.Балаларның танып-белү, иҗади эшчәнлеген активлаштыру.

Кызыклы уенда балалар төрле һөнәрләр турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм иҗади конкурсларда катнаштылар: «Дөрес, дөрес түгел. Ул-ул», «Кем гыйбарәсе?», «Башваткыч». Барлык катнашучылар һөнәрләре, эрудицияләре турында белемнәрен күрсәттеләр.

Кечкенә генә тест балаларга аларның нинди һөнәрләргә ия булуларын белергә ярдәм итте. Балалар сайлаган һөнәр турында сөйләделәр, аларның нәрсә белән кызыксынуын аңлаттылар, бу һөнәр кешесенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләргә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International