Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Матурлык һәм шатлык бәйрәме» музыкаль-күңел ачу программасы оештырылды.

2020 елның 6 марты, җомга

06.03.2020 ел, җомга. Һәр ел, яз башында, табигать уянганда, без  - 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Бу могҗизалы көндә, без сөекле хатын-кызларны котлыйбыз, аларга күңелләрендә һәрвакыт яз булсын  дип телибез! Бүген интернат-йортында социаль хезмәт  алучылар белән «Матурлык һәм шатлык бәйрәме» дип аталган  музыкаль – күңел ачу программасы үткәрелде. Безнең гүзәл хатын-кызларыбыз хөрмәтенә җырлар, биюләр башкарылды, шигырьләр укылды, матур котлаулар яңгырады. Бәйрәм барысына да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International