" Март ае-сигезенче сан " дип аталган иҗади эшләр күргәзмәсе

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

      Бүген     Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган " Март ае-сигезенче сан " дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Төрле техникада һәм төрле материаллардан файдаланып башкарылган эшләр тәкъдим ителде. Социаль ярдәм алучалар кул эшләрен ясаганда үзләренең иҗатларын, фантазияләрен һәм тырышлыкларын күрсәттеләр. Күп кенә эшләнмәләр кызыклы, үзенчәлекле һәм шул ук вакытта искиткеч гади иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмә матур традициягә әйләнде. Күргәзмә экспонатлары интернат-йортында яшәүчеләрдә һәм хезмәткәрләрдә дә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International