«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләсенә һәм балаларына социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Ольга Колганова «Балигъ булмаганнарның хокук бозуларны профилактикалауда мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Дети онлайн» чарасын үткәрде. Дәреснең максаты балигъ булмаган балаларны социаль челтәрләрдә куркыныч янаудан саклау ысулларына өйрәтү иде. Очрашу барышында психолог балалар белән берлектә интернет кулланучысын сагалаучы куркынычлар турында сөйләде. Яшүсмерләр интернет кулланганда нинди кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар, нинди веб-узелларга бару кулай булуын белделәр. Шуннан соң, "Химая линиясе" күнегүен эшләделәр һәм агрессив кешеләр белән бәрелешкәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Чара азагында балалар Интернет челтәрендә үзләренең мәгълүмати куркынычсызлыгын саклау буенча тәкъдимнәр алдылар.
Психолог, Ольга Колганова.
Галина Артеполихинаның фотосы.