«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ышаныч» дигән темага мини-тренинг

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Ышаныч» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның бер-берсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ышанычын тудыру һәм коммуникатив күнекмәләрне яхшырту.

Тренинг «Исемнәр - бик мөһим» дигән күнегүләр ясап, танышудан башланды. «Ышаныч» темасы буенча үткәрелгән баш миен чарлау уенында  һәр катнашучы үз фикерен әйтте. Үз-үзләренә һәм башкаларга карата ышаныч, әйләнә-тирәдәгеләргә карата сизгерлек үстерү максатыннан «Өй», «Кочаклау», «Бу кем?», «Аңла мине!» дигән күнегүләр дә башкарылды. Тренингны тәмамлап, катнашучылар алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Фикер алышканда, мондый чара команда рухын формалаштыруга һәм төркемне берләштерүгә ярдәм итә дип билгеләп үттеләр.

Тренинг нәтиҗәсендә төркемдә бер-берсенә ышаныч хисе туды һәм командада үзара хезмәттәшлек күнекмәләре яхшырды.

Тренингта ундүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International