1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы гаскәрләр һәм хәрби техника саны буенча, операцияләрнең колачы һәм киеренкелеге, трагедия һәм аның бөеклеге буенча барган сугышлар тарихында иң зур вакыйгаларның берсе.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Хәтер һәм Дан елы кысаларында 2020 нче елның 20 нче гыйнварыннан 2020 нче елның 25 нче февраленә кадәр Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары Марта Камалова һәм Әлфия Хөснетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Ватан сагында» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырдылар. Максаты: хәрби техниканың төрле төрләре һәм аның билгеләнеше белән танышу, патриотик рух формалаштыру, ял оештыру.
Фотокүргәзмә узган чорда килүчеләр гаскәрләрнең төрләре, СССР чорларының хәрби техникасы һәм кораллары, шулай ук Россиянең заманча Кораллы Көчләре турында белделәр.
Бөек Ватан сугышы дәвамында совет солдатларының җиңү юлы иң күп һәм киң таралган корал – ату коралы белән үрелеп бара. Югары хәрби характеристикалар, куллану һәм хезмәт күрсәтү гадилеге, җитештерүнең экономияле һәм технологик ягыннан тәэмин ителеше Кызыл Армия сугышчылары һәм корал сәнәгате хезмәтчәннәре тарафыннан хаклы рәвештә бәяләнә. Иң куәтле хәрби машиналарның берсе - Т-34 үзйөрешле машина, бу аңа теләсә кайсы урында тоткарлыксыз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Атаклы «Катюша» ракета җайланмасы дошманны утлы ракеталары белән җимерде.
Безнең Кораллы Көчләр бүгенге көндә дөньяда иң көчлеләрдән булып санала. Аларның куәтен махсус әзерлек дәрәҗәсе бик яхшы булган профессиональ хәрбиләр, һәм иң яңа стратегик корал төрләре тәшкил итә. Хәзер Россия арсеналында үзенең техник һәм тактик характеристикалары белән зарарлаучы заманча хәрби коралларның бик күп төрләре бар. Аларның күбесенең бөтен дөньяда аналоглары да юк.