Спорт чарасы командаларның чыгышы һәм сәламләве белән башланып китте. Спорт бәйрәмен күңелле флешмоб белән ачып җибәрделәр. Аннан соң балаларга берничә эстафета үтәргә туры килде. «Төнге маҗаралар» исемле беренче чара барышында катнашучылар җитезлек һәм тизлекне күрсәттеләр. Киләсе этапта «Авиабомба» - команданың һәр катнашучысы мишеньгә эләгергә тиеш иде, «Артык кыю мәргәннәр», "Көлкеле футболчы" дигән конкурс сынаулары да кызыклы булды.
Спорт программасының йомгаклау этабы «Оста куллар» практик мастер-классы булды, анда һәр әти үз куллары белән яшелчә культуралары өчен фанерадан табличкалар кисте, аннары балалар белән бергә аларны беркетте. Әзер табличкалар киләчәктә приютның йорт яны участогында файдаланылачак.
Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләр әтиләренә столяр остаханәсендә эшләнгән такталар бүләк иттеләр. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштерде һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде. Бу көнне балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Җиңүчеләр һәм чарада катнашучылар истәлекле призлар белән бүләкләнде. Чара ахырында кайнар чәй, коймак, пироглар белән сыйланды.