“Өй хайваннары”. Түбән Каманың "Веста" үзәге

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Әни+бәби" клубында "Балкыш ТҮ”дә тәрбияләнүче 8 бала һәм аларның вәкилләре арасында “Өй хайваннары” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: йорт хайваннары турында булган белемнәрне киңәйтү.

Балаларның күбесе җәнлекләрне ярата һәм дүрт аяклы дуслары булу турында хыяллана. Бу баланы игелекле, кайгыртучан һәм җаваплы булырга өйрәтү өчен яхшы сәбәп. Балалар бик теләп кунака килгән төрле йорт хайваннарын дәрестә каршыладылар. Барлык уен биремнәре сөйләмне үстерүгә, сүзлек запасын киңәйтүгә, әйләнә-тирә чынбарлыкка карата тотрыклы кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән иде. Нәниләр йорт хайваннарының тавышларын искә төшерделәр, кул эшләре ясадылар. Дәрес барышында балалар актив булдылар, бик теләп контактка керделәр. Шнуровка күнегүләре аеруча кызыксыну уятты. Музыкаль һәм иҗади өлеш шулай ук билгеләнгән тема белән үрелеп барды.

Дәрес бик җанлы һәм эмоциональ үтте, балалар истәлекле бүләкләр,  әниләр исә яңа педагогик белем һәм осталык алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International