Балалар-теләсә кайсы илнең киләчәге булып торала, ә илнең киләчәге анда бер-берсенә хөрмәт белән тәрбияләнгән, балалар хокукларын саклаган һәм дәүләтнең кадерен белгән кешеләр яшәгән очракта гына мөмкин.
«Хокукый белемнәр нигезе» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Зарипова Ландыш Фәндәс кызы «Бала хокуклары Конвенциясе һәм РФ законнары» дигән темага чара үткәрде. Максаты: балаларны Бала хокуклары турындагы Конвенциянең эчтәлеге белән таныштыру; кеше хокуклары һәм кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрне җайга салучы буларак хокук турында элементар белемнәр формалаштыру.
Дәрес барышында балалар хокуклары турында, җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары буларак, мәгълүмат бирелде, алар халыкара һәм илебез хокукый актларында беркетелгән. Алынган хокукый белемнәрне тикшерү һәм ныгыту өчен презентация кулланып әкияти викторина үткәрелде. Балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында булган белемнәрен күрсәттеләр.
Соңыннан нәтиҗә ясалды, балаларга үз хокуклары турында гына түгел, бурычлары турында да белү бик мөһим. Шулай ук башка кешеләрнең дә хокукларын саклау мөһим.