Ихтирам күрсәтү
Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту безнең җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш иманын бирә, алар инде беркемгә дә кирәк түгел дип уйламыйча яшәргә булыша.
Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, шулай ук Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге реабилитантлары «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»нда булдылар.
Балалар алдан ук үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар. Алар шатланып әби-бабайларга открыткалар тапшырдылар.
Өлкән кешеләрнең шат йөзләре һәм киләчәктә аларга килүләрен сорау, балалар өчен иң зур бүләк булды.