Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Могҗизалар кыры»

2020 елның 21 феврале, җомга

    21 нче февраль көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Могҗизалар кыры» дигән интеллектуаль шоу-программа булып узды.

    Уенны культорганизатор Кузнецова Э. Н. тантаналы котлау сүзләре белән башлап җибәрде, ир-атларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

    Тапшыруда катнашучылар ролендә безнең яшәүчеләр үзләрен сынап карадылар. Уенның темасы «Ватанны саклаучылар» иде. Уен кагыйдәләре үзгәрешсез калды, катнашучылар бик теләп җавап бирделәр. Уен өч турдан, финал һәм супер уеннардан торды. Финалга иң көчле уенчылар чыкты. Уенга тамашачылар да җәлеп ителде, алар белән викторина үткәрелде. Катнашучылар сорауларга актив җавап бирделәр, белемнәрен күрсәттеләр. Ә уен ахырында барлык катнашучылар да кызыксындыру бүләкләре алды. Барысы да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International