«Дустанә сораулар һәм ситуацияләр конверты»

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 20 февралендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Михайлова «Факел» яшүсмерләр клубында «Дустанә сораулар һәм ситуацияләр конверты» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде. Шөгыльнең максаты - ирекле фикер алышу күнекмәләрен формалаштыру. Балалар яшьтәшләре белән әңгәмә аша уен эшчәнлегенә җәлеп ителделәр, дустанә шартларда төрле темаларга аралаштылар.

Балалар куелган биремнәрне актив чиштеләр һәм үз фикереңне дөрес әйтә белү генә түгел, ә әңгәмәне тыңлый һәм ишетә белү дә мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International