Батырлык дәресе

2020 елның 21 феврале, җомга

20 февраль көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Яшьләр идарәсе белгечләре Быстрова Татьяна һәм Кулеева Ләйсән белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.

Көчләрен, зирәклек һәм җитезлекләрен тикшерү өчен булачак солдатларга  конкурсларда  катнашырга тәкъдим ителде. Балалар Бөек Ватан сугышының истәлекле даталарына багышланган викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр, “Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәт” конкурсында катнаштылар. “Хәрби кроссворд” чиштеләр һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә булган хәрби исемнәрне атадылар. Балалар “Армия өйрәнүләре” конкурсында аеруча теләп катнаштылар, “Миналы басу”, “Поход” бәйгеләрендә зирәклек һәм тапкырлык күрсәтергә тырыштылар. Аннан соң балалар армия турында табышмакларга җавап бирделәр һәм “Эрудит–викторина”да армия тарихын яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Балалар әлеге чарадан бик канәгать калдылар. Чара чәй табыны артында булачак солдатларны Ватанны саклаучылар көне белән котлау һәм “Намус һәм Ватан барыннан да югары! " дигән девиз белән тәмамланды. Балалар энергия заряды, уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International