21 февраль көнне «Кайгырту мәктәбе» социаль технологиясе буенча чираттагы дәрес узды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина хезмәткәре тыңлаучыларны «өлкән яшьтә туклану кагыйдәләре» һәм «ятып торучы авырулар өчен Гимнастика» темалары белəн таныштырды. Шәфкать туташы Хәсәншина Г.И. авыруга нормаль тәрбия бирү һәм тормышны җиңеләйтү өчен нәрсә белергә кирәклеге турында сөйләде. Гимнастиканы ничек дөрес ясарга һәм ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте. Гимнастика ул тормыш сыйфатын яхшыртып кына калмый, организмдагы саногенез процессларның көчәюенә дә ярдәм итә, бу төп авыруның клиник күренешләренең кимүенә китерə.