Атна саен пәнҗешәмбе көнне тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе уза. 20.02.2020 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге"нең директоры Гөлнара Хуҗина комиссия эшендә катнашты. Утырыш барышында аз тәэмин ителгән гаиләләрне ярлылык дәрәҗәсеннән чыгару мәсьәләләре хәл ителә.