Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә патриотик спорт уены

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февраль 2020 ел. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч» «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова волонтер үзәге белән берлектә 4 нче номерлы патронаж участогында яшәүче балигъ булмаганнар балалар белән «Солдат батырлыгы» дигән спорт уены үткәрделәр. Максат: балигъ булмаган балаларны патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләү. Уенда 28 балигъ булмаган бала катнашты.

Катнашучылар командаларга бүленделәр, капитаннар «штаб башлыклары» сайланды һәм үз командаларына исем, девиз уйлап таптылар. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр, шулай  алар – Ватанның батыр һәм чын сакчылары  булуларын исбатладылар. Командалар конкурсларда («Ихтирамга лаек», «Хәрби рюкзак», «Кичү»), спорт эстафеталарында («Йөгереш», «Әсирлектән йөгерү», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» һ.б.) көч сынаштылар.

Бу чын интеллектуаль «көрәш» һәм спорт иде. Беренче булып сугышка интеллектуаллар (штаб башлыклары) китте, аларга «штаб конвертыннан» сорауларга җавап бирергә туры килде, ә «хәрби гамәлләрне»  спорт уеннары  дәвам итте.

Чара ахырында барлык катнашучылар  күтәренке кәеф, грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International