Хәтер һәм Дан елы кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Ләйлә Нуриәхмәтова «Герой –шагыйрь Муса Җәлил»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Балалар шагыйрьнең авыр балачак һәм уку еллары , үсмер вакыттан ук шигырьләр яза башлавы турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
Алар шулай ук шагыйрьнең әти-әнисе һәм туганнары, аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр.
Фашистлар тоткынлыгында төзелгән «Моабит дәфтәре» шигырьләр җыентыгы балаларда зур кызыксыну уятты.
Балалар « Кызыл ромашка», «Вәхшәт», «Минем җырларым» шигырьләрен аеруча игътибар белән тыңладылар.
Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны патриотизм рухында тәрбияләүгә ярдәм итә, аларда горурлык, Ватанның геройларына карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияли.