“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары һәм 92 яшьлек тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны Саимә Гарипова Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган ««Сугыш кайтавазы һәм йөрәк хәтере» күргәзмәсен ачу тантанасына чакыру билеты алдылар.
Чараның максаты: Бөек Ватан сугышында Җиңү турында тарихи хәтерне саклау, патриотизмны ныгыту, совет кешеләренең шул чордагы батырлыклары, каһарманлыклары белән горурлану.
Социаль хезмәт алучылар күргәзмә ачылганчы ук, Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуртдинов белән таныштылар, аның чыгышын, онытылмас сугыш чорлары һәм үсеп килүче буын белән патриотик очрашулар турында сөйләүләрен тыңладылар. Алар үзләренең кызыксындырган сорауларын төрле сугыш вакыйгаларында катнашкан ветеранга бирә алулары белән горурландылар.
Тантаналы чараны Муса Җәлилнең «Сугыш, син нәрсә эшләдең!» дигән шигыренә ком анимациясе белән Алинә Хәйруллина ачып җибәрде: ул үзенең гадәти булмаган ысул - ком белән рәсем ясавы белән сокландырды. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, «Татпроф» АҖ административ директоры һәм күргәзмәнең генераль иганәчесе Василий Соколовның котлау сүзләре яңгырады.
«Ватан өчен» хәрби-тарих клубы җитәкчесе Ренат Нуртдинов күргәзмә буенча экскурсия үткәрде. Анда уникаль экспонатлар: совет һәм немец солдатларының хәрби киемнәре, «Ватан өчен» хәрби-тарих клубы тарафыннан эзләнү эшләре вакытында табылган кораллар, техника, предметлар, бөтен Русиядән җыелган материаллар коллекциясе тәкъдим ителде. Тыңлаучылар сугыш чорының уникаль экспонатлары белән танышып кына калмадылар, Чаллы тарихында Бөек Ватан сугышы елларының иң мөһим этап булуын да белделәр.
Социаль хезмәт алучыларны һәм Саимә Гарипованы шатландырып, музей хезмәткәрләре музей буйлап шәхси экскурсия оештырдылар, сугыш елларыннан сакланып калган патефонны тыңларга да рөхсәт иттеләр.
Экскурсиядә 12 кеше катнашты, алар чарадан канәгать калдылар, Туган якны өйрәнү музее директоры Юлия Капитовага һәм күргәзмәне оештыручыларның барысына да рәхмәтләрен белдерделәр.