Мамадыш районының "Забота" үзәгендә сугышчы-интернационалист белән очрашу

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында хәрби-интернационалист Титов Бронислав Иванович белән совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару еллыгына багышланган очрашу узды. Очрашу видиоклип, искэ алу белэн башланды. Аннан соң Бронислав Иванович солдатлар һәлак булган куркыныч вакытлар турында сөйләде, чын сугыш барган. Ул 26 кешелек отряд командиры булган. "Бу сугыш гадел һәм кирәкле булды. Совет берлеге үзенең көньяк чикләрен саклады", - диде кунак. Әфган сугышы безнең хәтердә онытылмас күп яралар калдырды. Очрашу нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бронислав Иванович һаман да командир булып торуын дәвам итә, үсеп килүче буынга батырлыкка, нык булырга ойрэтэ, алар белән кул сугышы белән шөгыльләнә. Ял итучелэребез шундый кызыклы әңгәмә өчен кунагыбызга рәхмәт әйттеләр. Аның медальләре һәм орденнары күп нәрсә турында сөйли, ә менә ул үзе алар турында бик тыйнак сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International