21.02.2020 ел, җомга. Ел саен кыш ахырында, 23 февральдә, без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу ир-атларга кыюлык, батырлык, намуслылык турында тагын бер кат искәртү мөмкинлеге. Ир-атлар Ватаныбызны саклаучылар булып саналалар. Ватан- ул безнең ил. Бу шулай ук Ватан өчен үзен аямаган, ахыргача хәрби бурычына тугры калган барлык кешеләрне искә алу көне дә. Бөтен дәвердә Россия бәйсезлекне, Ватанны намусын һәм абруен саклап калган сугышчыларны данлаган. Шуңа күрә бәйрәм кысаларында интернат-йортында «Иң- иң кыюлар» дип аталган уен программасы үткәрелде. Барлык ир-атлар хөрмәтенә җырлар яңгырады, шигырьләр башкарылды. Хәрби темага викторина, төрле уен - ярышлар булды. Бәйрәм барысына да бик ошады.