«Теплый дом» приютында тәрбияләнүчеләр "Ветеранга ярдәм" акциясендә актив катнаштылар.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне "Теплый дом" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Ветеранга ярдәм" акциясендә актив катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Цыфаркина Александра Кузьминичнага( кече Үби авылы) бардылар һәм ярдәм күрсәттеләр. Малайлар ишегалларын чистарттылар һәм келәмнәр кактылар, ә кызлар өйдә тәртип урнаштырдылар.

           Александра Кузьминична тәрбиячеләргә һәм тәрбияләнүчеләргә аның турында кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде . Ә балалар аңа сәламәтлек, рухи көч теләделәр, аның Бөек Җиңү эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерделәр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International