20 февраль көнне " Тёплый дом" приютында «Ягез әле, егетләр!» дип аталган хәрби-спорт бәйрәме узды.
Катнашучылар «кул көрәше», «пешекче», «шоферлар», «җавапны чамала» кебек конкурсларда җитезлек, тизлек һәм көч сынаштылар. Җиңүчеләр медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде, аларны безнең чик сакчылары тәкъдим итте.
Ярышлар шулай ук биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бию күрсәттеләр, җырлар башкардылар һәм чик сакчылары кунаклары өчен шигырьләр сөйләделәр. Кызлар малайларга бүләк итеп " Катюша "биюен башкардылар".