Февраль аенда Россия герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр күп. Әмма фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән исемен мәңгеләштергән герой- Муса Җәлил, кебек үлемсез батырлык бик сирәк.
“Тургай” приютында “Герой шагыйрь-Муса Җәлил” дип исемләнгән шигъри кичә узды. Электрон презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе турында белделәр, куркыныч газаплар да, үлем куркынычы да шагыйрьне дәшмәскә, өзелми торган характерны сындырырга мәҗбүр итә алмаганнар. Балалар герой - шагыйрьнең шигырьләрен аеруча зур кызыксыну белән укыдылар. Чара ахырында алар М. Җәлил шигырьләрен сөйләделәр.