Һәр бала ниндидер яңалык күрергә тели. Чөнки ул шул рәвешле дөньяны таный, үз ориентирларын сайлый, гомумкабул ителгән кыйммәтләрне аңлый башлый.
Балтач урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлекләре, белгечләренең эшләре белән танышу, әфганчыларның кабинет-музеен карау максатыннан үзәктә кунакта булып киттеләр. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре алар өчен бик бай программа әзерләделәр Чара өч бүлек эшчәнлеге белән танышудан башланды: гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе һәм социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе. Аннан соң кызлар сенсор бүлмәсенә чакырылдылар, анда релаксация генә үтмәделәр, психолог эше турында да ишетә алдылар. Малайлар бу вакытта әфганчыларның кабинет-музеенда булдылар. Үзәк шоферы, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Владимир Кондратьев якташ-интернационалистлары турында сөйләде. Әфганчылар көче белән җыелган экспонатлар кечкенә кунакларны битараф калдырмады. Шулай итеп, һәр бала үзенең белем запасын баета алды.
Форсаттан файдаланып, белгечләр безнең Республика, ТАССРның 100 еллык юбилее турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар сорауларга энтузиазм белән җавап бирделәр, булган белемнәре белән уртаклаштылар. Алар истәлеккә ТАССР символикасы төшерелгән жетоннар алдылар.
Үзәкнең кунакчыллыгы өчен рәхмәт йөзеннән, чара балалар әзерләгән «Катюша» строй җыры белән тәмамланды.