Ватанны саклаучылар көне алдыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аҗаган» хәрби – спорт уены узды.
Яшь катнашучыларга конкурс биремнәрендә үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтергә туры килде. Балалар тизлектә, җитезлектә ярыштылар, Ватанны саклаучыга кирәкле күнекмәләрне күрсәттеләр. «Тоннель аша уз», «Танкка эләгү», «Кем тизрәк», «Миналар кыры», «Яраланган солдат», «Каршылыклар полосасы» кебек кызыклы төрле спорт эстафеталары бик күңелле үтте. Яшь сугышчылар алдына мөһим бурыч куелган иде: ил флагы һәм штабтан юкка чыккан коры паек табу. Балалар биремнәрне яхшы үтәделәр. Барлык «сугышчылар» да бер-берсенә ярдәмләшеп катнаштылар.
Әлеге чараны үзәк белгечләре Мухаметшина Гүзәлия, Галиева Ләйсән, Салихҗанова Гөлнара оештырдылар. Аларның сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда үзара ярдәмләшү, дусларча ярдәм хисләре тәрбияли һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өнди.