Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Мастерица " программасы буенча курчак-яр әзерләү буенча мастер-класс

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева, “Оста куллар”программасын кулланып, курчаклар яса буенча мастер-класс үткәрде. Ләкин бу курчаклар гади түгел, аларны саклаучы курчаклар дип йөртәләр. Элек-электән мондый курчаклар зур кызыксыну уята. Аларны йортны саклау, гаиләне ныгыту һәм туганнар белән тыгыз элемтәләр уранштыру өчен ясаганнар.

Дәрес башланыр алдыннан тәрбияче балаларны кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык   кагыйдәләре белән таныштырды.

Һәр бала курчака күлмәк, баш киемен теккәндә, үзенә ошаган төстәге тукыма сайлады. Балалар үзләренең ясаган курчаклары иң яхшысы, иң матуры булсын өчен бөтен күңел жылысын биреп эшләделәр.

Тәрбияче фикеренчә ,мондый дәресләр декоратив-гамәли сәнгатьнең төрлелеге турында күзаллауларны формалаштыра, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияли, эстетик зәвыкны үстерә, коллективта эшли белүгә  ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International