Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен “Мы – ребятые бравые!” дип исемләнгән чара оештырды.
Уенның баш командирының боерыгы буенча яшь социаль хезмәт алучылар Яр Чаллы медицина көллияте студент-волонтерлары белән бергә отрядларга бүленеп, бирелгән маршрут кәгазе буенча биремнәрне үтәргә юнәлделәр.
Һәр этапта катнашучыларга үҗәтлек, җитезлек, командада эшли белүләрен күрсәтергә кирәк иде, биредә балаларга тәкъдим ителгән предметлардан сәфәргә букча җыярга, тиз арада киртәләр юлын узарга, радиоидарәле танкларны һөҗүмгә юнәлдерергә һәм шартлы көндәшне коралсызландырырга тәкъдим ителде.
Привалда отрядлар караоке астында танылган хәрби җырлар җырладылар һәм учак янында Ә.Гайдарның Батыр малай-Кибальчиш турында героик әкиятен тыңладылар.
Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да “Романтик” яшүсмерләр-яшьләр клубы балалар вокаль-хореографик коллективыннан истәлекле медальләр һәм иҗади бүләкләр алдылар.
Чарада барлыгы 45 социаль хезмәт алучы катнашты.