2020 елның 20 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игелек Планетасы” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган күмәк чара узды.
Чара барышында безнең малайларыбыз төрле конкурсларда катнаштылар. Тамашачыларыбыз да читтә калмады, алар өчен дә уеннар әзерләнгән иде. Соңыннан алып баручы тагын бер кат бәйрәм белән котлады һәм иң мөхиме сәламәтлек, көчле һәм кыю булуларын теләде. Ә иң активларга һәм аеруча уңышларга ирешүчеләргә мактау грамотасы тапшырылды.
Чарада 20 кеше катнашты.