Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана. Һәр көнне саф һавада йөрү, ЛФК бүлмәсендә, урам тренажерларында шөгыльләнү күңел күтәренкелеге бирә, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның сәләмәтлеген арттыра. Районның «Жемчужина» йөзү бассейнында булу сәламәт яшәү рәвеше программасында аерым урын алып тора. Һәр кешегә шәхси якын килү. Мәсәлән, Бабашев Газинур яшь чагында йөзү белән шөгыльләнгән, хәзер ул беренче төркем инвалид, бассейнга бару авырткан синдромны бетерергә булыша, умыртка сөягенең хәлен яхшырта. Инвалидларны нәтиҗәле тернәкләндерү өчен сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш зур әһәмияткә ия. Йөзү сәламәтлекне сакларга ярдәм итә һәм ялгызлыктан, депрессиядән бик яхшы дару булып тора.