Сугыш ветеранына 90 яшь.

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Тукай районы «Шәфкатъ» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәтләреннән файдаланучы Бәхтегәрәев Сәхәбетдин Сәлахетдин улына 18 февральдә 90 яшь тулды.

Хөрмәтле ветераныбызны балалары, Тукай муниципаль Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Кузкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гараев, Күзкәй авылы җирлегендә ветераннар советы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия Хафизова, социаль хезмәт күрсәтүче Рэмилә Зыятдинова котлады.

         Тантаналы шартларда Россия Президентының котлау хаты укылды. Сәхәбетдин бабайга тылда тиңдәшсез батырлыклары, фашизмны җиңүгә бәһасез өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Сәхәбетдин Бәхтегәрәев бүген, олы яшьтә булуына карамастан, үз туганнарының кайгыртучанлыгы белән әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәтләп яши. Бәйрәм барышында юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International