Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ социаль карамакта торучы тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ социаль карамакта торучы тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды. 

 Агымдагы елның 11 февралендә Балтач районына сәфәр кылган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кулыннан беренчеләрдән булып Ватан сугышы ветераны, «Халыклар дуслыгы» музее җитәкчесе 92 яшьлек Гарифҗан Галиев юбилей медален алды. 

19 февраль көнне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, хәрби комиссариат вәкиле Фәрит Галимов, Салавыч күп профильле лицееның яшьармиячеләре тыл хезмәтчәннәренә, шул исәптән Анна Емельяновага, Гасимә Альтаповага юбилей медальләре тапшырдылар. Менә инде күп еллар бу өлкән яшьтәге ветераннар өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торалар, игътибар һәм даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. 

Якын көннәрдә калган Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International