«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова  “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: танып белү процессларын профилактикалау һәм коррекцияләү, вак моториканы яхшырту. Өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик иминлеген тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү.

Мөстәкыйльлекне, бәйсезлекне тормышка ашыруны исәпкә алып, актив тормышны саклап калу өчен өлкән яшьтә гражданнарның иҗатка, төрле ял итү эшчәнлегенә карата кызыксынуларын арттырырга булышырга кирәк.

     Хезмәт буенча инструктор кәгазьдән эшләнмәләр әзерләүнең эзлеклелеген күрсәтте.  Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар.

Чара барышында катнашучылар җылы атмосферада иҗат эшчәнлеге белән мавыктылар һәм үз куллары белән "йөрәк"ләр рәсеме ясадылар. Белгеч хәтер, игътибар һәм фикер бозуларны төзәтү өчен иҗат процессына кушылырга тәкъдим  итте.

     Социаль хезмәтләр алучылар бу чарада актив катнаштылар, кәефләре яхшыруын, алга таба үз куллары белән эшләнмәләр ясау теләге барлыкка килүен билгеләп үттеләр.

    Чарада 7 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International