«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Кул эшләре остасы» клубында чираттагы дәрес узды. Бу юлы клуб җитәкчесе Рәхимә Таҗибаевна йон җепләреннән помпоннар ясарга тәкъдим итте. Төсле помпоннар-универсаль бизэк. Алар белән теләсә нәрсәне бизәргә була: кием-салымнан алып интерьерга кадәр. Аларны эшләү шактый гади булса да, социаль хезмәт алучылардан бу билгеле бер җитезлек һәм сабырлык таләп итә, вак моториканы ныгыта, өлкән яшьтәге кешеләргә бу бик тэ кирәк.
Клуб әгъзаларына төрле төстәге жеплэр тәкъдим ителде, аларның һәрберсе иҗат дөньясына чумды. Тик башта алар җепләрне картон нигезенә ничек дөрес итеп урнаштырырга өйрәнделәр, куелган максатларына карап, чәчәк гаммасын алмаштыру хикмэтенэ төшенделәр.
Өлкән яшьтәге кул эшләре, социомәдәни тернәкләндерү ысулы буларак, вак моториканы стимуллаштыра, баш мие эшен активлаштыра, төрле авыруларны профилактикалау белән шөгыльләнүчеләрне игътибар тупларга мәҗбүр итә.