"Сугыш еллары хатлары"
"Өченче буын университеты" программасы кысаларында "Пульс" клубы әгъзалары өчен 19 февраль көнне Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә музей хезмәткәрләре "Сугыш еллары хатлары" дип аталган чара үткәрделәр. Чарада катнашучылар Петряков Александр, Василий Кнышның хатлары һәм Мәрданшин Нәҗип хатларыннан өзекләр белән таныштылар. Күпләр күз яшьләрен тыя алмады....
Солдатларның һөҗүмгә әзерләнгәндә яки сугыштан чыкканда ниләр күрүләре, кичерешләре, нәрсәлщр уйлаулары турында яшь буынга сөйләүчеләр көннән-көн азаеп бара.
Хәзер, Бөек Ватан сугышының онытылмас көннәре халәтен торгызу өчен, без ул еллардагы документларга ешрак мөрәҗәгать итәбез.
Шулар арасында-фронтовикларның туган йортына язган хатлары. Бу документлар сугышның кайнар сулышын саклый. Бу хатлар-безнең буынны шушы ерак еллар белән бәйләүче җеп.
Зәй туган як тарихы музеенда 77 фронт хаты саклана. Вакытлар узу белән саргайган, күп очракта карандаш белән язылган әлеге кәгазъ битләрен кыйммәтле һәм нәзек предметны тоткан кебек сакчыл гына кулга аласың. Бүген канкойгыч сугыш турындагы әлеге хат юлларын уку якташларыбызның якты хәтере алдында баш ию булып барып ирешсен иде.
Василий Кнышның яу кырында ятып калган сугышчының тормыш иптәшенә язган хатыннан өзек
Исәнмесез, әгәр шулай дип дәшәргә мөмкин булса,Аня!
Павел исеменә аталган посылканы менә миңа тапшырдылар. 1943 елның 23 апреле. Павликны мин яхшы сугышчы буларак беләм. Ул Ворошиловск өлкәсенең Марковка авылы янында барган сугышта батырларча һәлак булды, шунда ук җирләнде. Ул Кызыл Армиянең батыр, кыю сугышчысы иде. Ул Ватан өчен батырларча көрәште. Үз гаиләсе, үз халкы өчен…
Долгова Светлана
Зәй туган як тарихы музее