«Әтигә бүләк». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева волонтерлар белән берлектә «Әтигә бүләк» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: бәйрәм атмосферасы тудыру, җәмәгатьчелек игътибарын Татарстан Республикасында ирекле хәрәкәткә җәлеп итү, ватанпәрвәрлек, Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү, иҗади һәм сәнгатьчә фикерләүне, кул бармакларының вак моторикасын үстерү.

Дәрес хезмәт буенча инструкторның 23 февраль – Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү турында, аның барлыкка килү тарихы, барлык чордагы солдатларның батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләвеннән башланды. Шулай ук ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы һәм вакыйгалары турында сөйләде, ветераннарга тиешле игътибар бирү һәм өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирам белән карау кирәклеге турында сөйләде.  Бөек Ватан сугышында җиңүгә, илдәге тынычлыкка рәхмәт йөзеннән, волонтерлар балаларга өчпочмаклы хатлар һәм открыткалар әзерләргә, яшь буыннан аларның батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм теләкләр язарга тәкъдим иттеләр. Эш башланганчы алар балаларга кайчы, кәгазь һәм клей белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар бик теләп эшкә тотындылар, ул пөхтәлек, тырышлык һәм билгеле бер җитезлек таләп итте.

Открыткалар һәм хатлар әзерләү процессында балалар үзләренең иҗатка сәләтләрен үрсәттеләр. Нәтиҗәдә, барлык эшләнмәләр дә матур һәм кызыклы килеп чыкты, ә катнашучылар уңай энергия һәм яхшы кәеф белән таралышты, эшләреннән канәгать калдылар. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне чын күңелдән Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырырга булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International