Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында «Аты-баты-менә шундый без солдатлар» конкурс-уен программасы.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе
2020 нче елның 19 февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. тарафыннан «Аты-баты-менә шундый без солдатлар» конкурс-уен программасы үткәрелде. Максат: балаларда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм турында күзаллауны киңәйтү. Бурыч: - балаларның танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, аларның күзаллауларын киңәйтү; - конкурс программасында катнашу аша балалар коллективын ныгытуга һәм берләштерүгә ярдәм итү; - патриотизм, бердәмлек, җаваплылык хисе тәрбияләү. Башта тәрбияче Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм турында балалар белән әңгәмә үткәрде. Ватанны саклаучылар көне – ул барлык авырлыкларны җиңәргә сәләтле кешеләр бәйрәме. Ә соңыннан тәрбияче балаларга йөгерү, сикерү, туплар белән уеннарда катнашырга тәкъдим итте. Балалар бик теләп туплар белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар, пазллар җыйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International