«Асылташ» приюты эшенең мөһим юнәлешләренең берсе - патриотик тәрбия. Төп максат - балаларда үз Ватаннары һәм үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү, Ватанга карата кызыксыну тәрбияләү. Балаларда патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, республика территориясендә яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Асылташ» приютында «Татарстан - тату гаилә» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Чарага безнең тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылган иде, алар балалар белән бергә төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар үзләренең иҗади эшләре турында сөйләделәр, үз әсәрләре өстендә эшләгән вакытта үз хис-тойгыларын белдерделәр.
Балалар бик тырыштылар, аларга әти-әниләре алдында уңышлары белән сөендерәсе килде, ә ата-аналар, үз чиратларында, үз балаларын чын күңелдән хупладылар.
Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә якты, бай эчтәлекле булды. Соңыннан барлык катнашучылар да махсус дипломнар белән бүләкләнде.