«Миңа күңелсез булганда» дигэн төркемле дәрес.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 елның 18 февралендә Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Миңа күңелсез булганда » дигән темага сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм психоэмоциональ хәлне коррекцияләү программасы кысаларында балалар белән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - балаларны авыр хәлдэн чыгу ысулларына өйрәтү, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, һәр катнашучының эчке шәхси ресурсларын ачыклау. Психолог Сафина Гүзәл сенсор бүлмәсе җиһазларын кулланып, «Дракон», «Чүп чиләге», «Кайнар һава шары», «Һава шары» дигән күнегүләр һәм уеннар үткәрде. Дәреснең йомгаклау өлешендә психолог тарафыннан бию элементларын кулланып релаксация үткәрелде. Дәрес ахырында балалар үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бу дәрес кызыклы һәм файдалы булдымы, нинди вакытта бу күнегүләрне һәм ничек кулланырга мөмкин дигән сорауларга җавап бирделәр. Өйгә биремнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International