Шушы бәйрәм алдыннан Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсэту бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаган балалар хэм Әфганстан республикасында интернациональ бурычларын үтәгән сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашуын оештырдылар. Чара истәлекле даталарга - сугышчы интернационалистларны искә алу көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Чарага 17 балигъ булмаган бала һәм 4 сугыш хәрәкәтләре ветераннары чакырылган иде. Чара барышында сугышчы-интернационалистлар Әфган җирендә сугышчан юллары турында сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән аларны тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары үсеп килүче буынга укуларында уңышлар, игелекле булырга теләделәрНачало формы.Бу чара балаларда патриотик аң, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга ярдәм итте.