17 февральдә бөтен дөньяда игелеклелек көне билгеләп үтелә. Бу-халыкара бәйрәм, бу көнне барлык кешеләр дә изге гамәлләр кылалар һәм башкалар өчен яхшылык эшлиләр.
Һәр кеше аның тормышында игелекле, ярдәмчел, йөрәкне җылытучы һәм күңелне сөендерүче дуслар булуын тели. Бу көнне безнең приютта әлеге бәйрәмгә багышланган "Яхшылык дөньяны коткарыр" дигән тематик чара үткәрелде.
Чара ахырында А. Дементьевның "Игелеклелек" шигыре әйләнә-тирәбезгә игелеклелек турында күзаллауны ныгытты.