«Кыш». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

«Үсеш» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле булган 6 бала өчен «Кыш» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: кулларның вак моторикасын, пөхтәлек, игътибар, фантазия һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Төркемле дәрес кыш турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар белән кышкы көннәрнең кыска, ә төннәрнең озын булуы турында сөйләштеләр. Урамда кыш хуҗабикә булып тора. Күктән ак кар төшә, ул җирне, агачларны, йорт түбәләрен каплый. Елгалар, күлләр һәм сулыклар үтәкүренмәле боз белән капланган. Агачлар кардан тун белән капланган. Чыршы һәм нарат кына үзләренең яшел киемнәрен саклыйлар. Әңгәмәдән соң педагог балаларга «Кышкы пейзаж» аппликациясе ясарга тәкъдим итте.

Дәрес ахырында балалар үзләренең рәсемнәрен күрсәттеләр, киләсе очрашуда нинди аппликация яки нинди «кышкы» рәсем ясау турында уйларга килештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International