“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты” нда Изге Вәли көнен бәйрәм итү

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген искиткеч бәйрәм - Изге Вәли Көне февраль аенда үтә. Изге Вәли  көнен өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм итә. “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты” нда да әлеге романтик бәйрәмгә (Изге Вәли көненә) багышланган чара узган. Безнең тәрбияләнүчеләр башта бу бәйрәмнең тарихын тыңладылар, аннан соң гашыйклар һәм гаилә  турында биремнәрне  чиштеләр. Бер-беребезгә яхшы сүзләр сөйләргә өйрәндек. Сюрпризларсыз да булмады: Зинкин Александр Вячеславович күңелле такмаклар һәм җыр җырлады. Чара күңелле сөйләшүләр, теләкләр һәм котлаулар белән тәмамланды. Безнең кадерле өлкәннәребезнең гашыйклар көнен бәйрәм итү традициясе барлыкка килде, ә без аларга бу эштә бик теләп булышырбыз, дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International