Максат: балаларны "Изге вәли көне" бәйрәменең традицияләре һәм тарихы белән таныштыру, күңелле кәеф һәм чарада катнашудан ләззәт булдыру. Катнашучылар: 16 бала. Изге Вәли көне ул- үзенчәлекле бәйрәм. Бу бәйрәм безгә дуслык, иң якын иптәш, мәхәббәт темасына әңгәмә оештыру өчен унайлы бәйрәм .Тәрбияче бу бәйрәмне төрле илләрдә ничек узганын, килеп чыгышы, бәйрәм традицияләре белән таныштырды, чара бик күңелле үзды. Балалар бу бәйрәмне бик көтеп алдылар, алар үзлэренең яраткан жырларын, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм өчен бик күп төрле-төрле матур открыткалар ясадылар, үз куллары белән ясаган открыткаларны алар балалар йортында эшләүчеләргә бүләк иттеләр. Шулай ук, без иҗат йортына да бардык, рәсем түгәрәге җитәкчесенә открытка тапшырдык. Кичке якта төрле жырлы - биюле уеннар уйнадык, кичәне тагын да ямьләндереп, дискотека оештырылды. Бу чара бик күнелле үтте, балаларга бик ошады.