Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хисап җыелышы

2020 елның 14 феврале, җомга

14 февральдә оешманың 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды.

Үзәкнең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында Үзәкнең директоры Гөлнара Хуҗина чыгыш ясады.

Шулай ук башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар турында бүлек мөдирләре, профсоюз комитеты  эшчәнлеге турында профком рәисе урынбасары Гимаҗетдинова Сиринә чыгыш ясады.

«Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлеге министрлык, район җитәкчелеге һәм социаль хезмәт алучылар тарафыннан уңай бәяләнде.

Барлыгы 87 хезмәткәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International