2020 елның 13 февралендә Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Т.Гайнетдинова Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында «Мин һәм минем Туган илем» технологиясе кысаларында өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрде. Аның максаты - Ватанга мәхәббәт, кеше кыйммәтләрен һәм хокукый культура мәнфәгатьләрен формалаштыру. Яшүсмерләр кеше кыйммәтләре, патриотизм төшенчәсе һәм Дәүләт төзелеше турында әңгәмәдә актив катнаштылар. Әңгәмә ахырында укучыларга кроссворд тәкъдим ителде. Чара ахырында Зоя Александрованың «Родина» шигыре яңгырады