Әфганстан-күңелем ярасы

2020 елның 14 феврале, җомга

 

 Россиялеләр ел саен истәлекле дата-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнен билгеләп үтә. 1989 елда Советлар Союзы Хөкүмәте тарафыннан әлеге дәүләт территориясеннән гаскәрләрнең чикләнгән контингенты тулысынча чыгарыла. Бу куркыныч сугыш күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде.

 Совет халкы өчен Әфган сугышы ун ел дәвам итә. Безнең хәрбиләр өчен ул 1979 елның 25 декабрендә башлана. Ул чакта бу хакта газеталарда да язылмады, Әфганстанда хезмәт иткән солдатларга аларның кайда булуы һәм нәрсә белән шөгыльләнүләре турында хәбәр итү тыелды. Һәм бары тик 1989 елның 15 февралендә әлеге көнчыгыш ил территориясеннән совет гаскәрләре тулысынча чыгарылды. Бу безнең ил өчен чын бәйрәм булды.

Куркыныч һәм канкойгыч сугышка нокта куелды. Советлар Союзында, соңрак Россия Федерациясендә һәм элеккеге Советлар Союзы Республикаларында да 15 февральне билгеләп үтелә башладылар.

Әлбәттә, безнең учреждение дә искәрмә түгел.

14 февраль көнне "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәге бинасында яшь буын өчен Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды.

Чараның хөрмәтле кунаклары-"Сугышчан туганлык" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ветераннары һәм "Яз" хәйрия фонды рәисе урынбасары Азат Вәли улы Фәрхетдинов.

Очрашуда катнашучылар 31 ел элек булган вакыйгалар битләрен яңарттылар. Чын фактлар, сугыш вакытында туган җырлар һәм видеоклиплар белән мультимедиа презентацияләре ярдәмендә ун еллык сугыш чынбарлыгына чума алдылар.

Балалар сугышчы-интернационалистларның сугышчан юллары, аларның Ватаныбызга тирән мәхәббәте, пулялар астында дуслары белән мәңгегә хушлашулары, әниләрнең газиз балаларының каберләре янында җан өзгеч кайгырулары турында тарихи белешмәләрне кызыксынып һәм дулкынлану белән тыңладылар.…

Чарада катнашучылар "кайнар нокталарда" һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара ахырында Азат Вәли улы Фәрхетдинов ветераннарны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International