"ТАССР барлыкка килү һәм үсеше тарихы» "КЦСОН "Тылсым"

2020 елның 14 феврале, җомга

   2020 нче елның ундүртенче февралендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Заһидуллина Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалар өчен «ТАССР барлыкка килү һәм үсеше тарихы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар Татарстанның төп тарихи этаплары, республика символлары, мәдәният, гореф-гадәтләре, шулай ук Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсүе турында белемнәрен тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International