“Тегүче һөнәре” Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 14 феврале, җомга

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р.С. өлкән төркем балалары белән «Тегүче һөнәре» дигән темага ачык һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрнең тегүче һәм модельер һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү; аңлы һөнәр сайлауны формалаштыруга ярдәм итү.

Дәрестә балалар тегүче һөнәре турында күп яңалык белделәр, тегүче һөнәре төрләре булган - модельер, кием дизайнеры һөнәрләре белән таныштылар.  Тәрбияләнүчеләр дәрестә актив эшләделәр: төрле һөнәрләр турында табышмакларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар чиштеләр, игътибар концентрациясен һәм хәрәкәт координациясен билгеләүче тест уздылар. Кием дизайнеры һөнәре турында видеоролик карадылар.

Балалар республиканың әлеге һөнәр белгечләре әзерләүче уку йортлары турында тулы мәгълүмат алдылар. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр үзләрен дизайнер ролендә сынап карадылар һәм үзләренең кием модельләрен ясадылар.

Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды, барлык куелган максатларга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International