Чуйков Василий Ивановичның120 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре икемең егерменче елның уникенче февралендә социаль хезмәт алучы балаларга «Киләчәк турында уйласа, ул үткәнне онытырга хаклы түгел» дигән дәрес алыа барыла.
Презентация формасында Герой Чуйков Василий Ивановичның мөһим биографик даталары турында мәгълүмат җиткерелде. Социаль хезмәт алучылар кешелек дөньясын фашизмның дәһшәтләреннән кем коткарганын күрделәр, сугыш чоры язмышларына карата хөрмәт һәм мәрхәмәт тәрбияли алдылар.
Әңгәмә барышында балалар Маршал Чуйковның тормыш юлы белән танышуы турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Дәрес Василий Иванович истәлегенә «Мәңгелек ут» дигән кул эшләре ясау белән дәвам итте.