«Дәүләт символлары». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 14 феврале, җомга

«Минем туган ягым» программасы кысаларында 2020 нче елның 11 нче феврале көнне 8 нче социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Эльвира Гарипова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала һәм яшүсмер арасында «Дәүләт символлары» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Россия Федерациясенең дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Дәүләт символикасы  ил тарихының һәм мәдәниятенең бер өлеше булып тора дип сөйли башлады белгеч, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гербы, флагын күрсәтте җентекләп өйрәнелде. Аннан соң балалар арасында бу тема буенча нинди белемнәре бар икәнен аңлау өчен викторина үткәрелде. Дәрес барышында Россия гимны һәм Татарстан Республикасы гимны тыңланылды һәм башкарылды. Балалар гимнның дәүләт, аның халкы тарихын, табигатенең матурлыгын һәм байлыгын, халык традицияләрен данлаучы тантаналы җыр икәнлеге, шулай ук флаг һәм герб белән бергә рәсми дәүләт символларының берсе булуы белән килеште.

Дәрес ахырында балалар тарихның бер өлеше булган дәүләт символикасын белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки имволларны хөрмәт итмичә, аларның тарихын белмичә, аларга нигез салынган мәгънәне аңламыйча, Россия гражданинының социаль һәм шәхси формалашуы мөмкин түгел.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International